Кайбычта бәби көтүче ханымнар белән очрашу узды

Кайбычта бәби көтүче ханымнар белән очрашу узды


Видео: Кайбычта бәби көтүче ханымнар белән очрашу узды

RuTube

РГ "Кайбыч таннары" ("Кайбицкие зори")

Опубликовано: 10.10.2025 | Продолжительность: 00:03:03


Район ЗАГС бүлегендә булачак әниләр белән очрашу үткәрелде. Ул елына ике мәртәбә: язын - 7 апрельдә һәм көзен - 7 октябрьдә билгеләп үтелүче Бөтенроссия йөкле хатын-кызлар көне кысаларында узды. Йөклелек тугыз ай дәвам итә бәби көтүчеләр бу бәйрәмне әлеге ике датаның берсендә билгеләп үтә ала. Бүгенге көндә үзәк больницаның хатын-кызлар консультациясендә 14 хатын-кыз йөклелек буенча исәптә тора. Очрашуга килгән гүзәл затлар арасында беренче тапкыр әни булырга җыенучылар да икенче өченче хәтта дүртенче балага гомер бүләк итүчеләр дә бар иде. Чираттагы җылы һәм файдалы очрашуны үзәк больницаның врач акушер-гинекологы Гүзәл Йосыпова алып барды. Ул әлеге бәйрәмнең үткәрелә башлау тарихы белән таныштырды. - Йөкле хатыннар көне беренче тапкыр 2008 елда рус православие чиркәве инициативасы белән үткәрелә диде ул. Шуннан соң әлеге датаны билгеләп үтүче төбәкләр саны елдан-ел арта бара. Ана һәм балаларга карата сакчыл мөнәсәбәт булдыру йөкле хатын-кызларның статусын күтәрү туучылар санын арттыруга юнәлдерелгән бу бәйрәм хәзер бөтен Россия буенча уздырыла. Аның девизы: Йөклелек кабатлыйсы килерлек итеп узарга тиеш!. Пациентларын гел елмаеп кашы алучы бәби көткән арада гүзәл затларның якын кешесенә әверелүче киңәшләрен биреп кирәк чагында юату сүзләрен таба белүче Гүзәл Сәфәргалиевна булачак әниләрнең кичерешләрен шигырь юллары аша җиткерде. Баш табиб Гөлнара Сафиуллина шушы очрашуга килүләре өчен аларга рәхмәтен белдерде. - Йөклелелекнең тылсымлы халәт могҗизага тиң вакыт булуын чиксез бәхет икәнлеген сез яхшы беләсез. Сабыегызны кулларыгызга алганнан соң моңа тагын да ныграк төшенерсез әле. Гаиләгез тормыш иптәшегез сезгә терәк булыр дип ышанам. Бу чорны сез рәхәт итеп үткәрсәгез үзегезне ялгыз итеп хис итмәсәгез якыннарыгызның яратуын һәм кайгыртуын тойсагыз иде. Без сезне балагыз туганчы озата барырга һәм сабыйның сау-сәламәт булып дөньяга килүенә ирешергә тиеш. Сезнең бу адымыгыз батырлыкка тиң. Чөнки баланы тудыру белән эш бетми әле. Аны чын кеше итеп тәрбияләп үстерү бурычы да куела - диде Гөлнара Сафиуллина һәм әниләргә бүләк сертификатлар тапшырды. - Сез тудырачак сабыйлар җәмгыятебезгә файдалы кешеләр булып үссеннәр сезне уңышлары белән сөендерсеннәр. Бу һәр әти-әнинең зур хыялыдыр мөгаен. Балалар тумаса яшәү дә булмас иде. Димәк авылларыбыз районыбыз республика һәм илебезнең киләчәге сезгә булачак әниләргә бәйле - диде башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова. Балалар табибы Илзирә Гыйбадуллина бәби төрү буенча мастер-класс күрсәтте сабыйларны үстергәндә үтәлергә тиешле чаралар турында сөйләде файдалы киңәшләрен бирде. ЗАГС бүлеге начальнигы Зилә Абдрахманова туу турындагы таныклыкны рәсмиләштерү шартлары турында сөйләде. Моны дәүләт хезмәтләре порталы аша да эшләп булуын әйтте. Социаль фондның Кайбычтагы клиентлар хезмәте җитәкчесе Гөлчәчәк Зиннурова һәм республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең Кайбычтагы 22 нче бүлеге мөдире Ландыш Камалетдинова бала көтүче яки аны тапкан гаиләләргә дәүләт ярдәме турында сөйләде.,

Категория видео: Лайфстайл


Кайбычта өлкәннәргә спектакль күрсәттеләр
Смотреть
РГ "Кайбыч таннары" ("Кайбицкие зори")
  2025-10-01 в 22:33:40
1000002207.mp4
Смотреть
Волошин Стёпа
  2025-10-11 в 06:42:07
Кайбычта бәби көтүче ханымнар белән очрашу узды
Смотреть
РГ "Кайбыч таннары" ("Кайбицкие зори")
  2025-10-10 в 11:11:00
В Корноухове после капитального ремонта открылся клуб
Смотреть
РГ "Кайбыч таннары" ("Кайбицкие зори")
  2025-09-11 в 22:20:00
Кайбычта бәби көтүче ханымнар белән очрашу узды
Смотреть
РГ "Кайбыч таннары" ("Кайбицкие зори")
  2025-10-10 в 11:11:16
квадробика сериал дух (1 часть)
Смотреть
1000022182.mp4
Смотреть
Супер Варя ШОУ
  2025-10-11 в 06:51:41
5В Кайбицах прошел «Кросс наций»
Смотреть
РГ "Кайбыч таннары" ("Кайбицкие зори")
  2025-09-20 в 20:47:16
КАК ЖЕ ЧИСТО СНИМАЕТ ВИДЕО РЕГИСТРАТОР  DEXP
Смотреть
Спорт и творчество в гармонии
Смотреть
РГ "Кайбыч таннары" ("Кайбицкие зори")
  2025-10-06 в 15:30:50
как затролить своего брата
Смотреть
максим
Смотреть
Channel40846720
  2025-10-11 в 07:00:57
осень
Смотреть
Channel40975862
  2025-10-11 в 06:42:01
Ночь. Улица. Огонь.
Смотреть
Карина Еркивна
  2025-10-11 в 06:44:15
2.0827 сек.